Апаста “ЭкоЯз“ бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Республикакүләм “ЭкоЯз“ бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә апаслылар да актив катнашты.
(10 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Районда чистарту икеайлыгы узды. Әлеге айлык барышында тирә-ягыбызның, табигатебезнең чиста, сулар һавабызның саф булуына өлеш кертүчеләр күп булды. Иң активлар үзләренең эшләрен интернет челтәрләре аша яктыртып барды. Шул рәвешле алар бәйгедә катнашты.
Морзаларда яшәүче Гатауллиннар гаиләсе “Иң яхшы гаилә“, Табар Черкене балалар бакчасы “Иң яхшы балалар бакчасы“, Зур Күккүз мәктәбе “Иң яхшы мәктәп“ номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече Әмир Җаббаров катнашты. Алар җиңүчеләрне тәбрик итеп, Дипломнар һәм бүләкләрне тапшырды.
“Апас районында санитар-экологик юнәлештә күп эшләнә. Сез күп кенә бәйге һәм программаларда да актив катнашасыз. Чистарту корылмасы тулысынча үзгәрде. “Табар“ елгасының экологик халәтен чистарту буенча программа эшли. Халык, укучылар, гаиләләр, оешмалар, хезмәт коллективлары чистарту эшләрендә актив катнашалар. Чисталык икеайлыгы тәмамланды. Әлеге икеайлык кысаларында “ЭкоЯз“ бәйгесе оештыру традициягә керде. Бүген хезмәтегезнең нәтиҗәләрен күрәсез“, – диде Әмир Җаббаров.
Бүләкләнүчеләр арасында Табар Черкене балалар бакчасы коллективы да бар.
“ЭкоЯз“ бәйгесендә катнаштык. Әлбәттә, алдагы елларга караганда авыррак булды. Бакчабызга бик бәләкәй балалар йөри. Үзизоляция вакыты да туры килде. Әти-әниләрне дә борчыдык. Шулай да, без бик тырыштык. Тәрбияче Тамара Никитина зур тырышлык куйды. Әти-әниләр балалары белән кул эшләре ясадылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, аларны видеога төшерделәр. Барысын да инстаграмга куеп, яктыртып бардык, – диде бакча мөдире Валентина Ярмөхәммәтова.
Зур Күккүз мәктәбе коллективы республикакүләм бәйгедә “Иң яхшы мәктәп“ номинациясендә җиңүче булып танылды.
“Бәйге үзенчәлекле шартларда булды. Укучылар мәктәпкә йөрмәү сәбәпле, онлайн аралашырга мәҗбүр булдык. Балалар бик теләп, бәйгенең һәр юнәлеше буенча биремнәрне үтәделәр. Шигырь, инша бәйгеләре оештырдык, төрле проектлар ясадык. Макулатура, батарейка җыю, өмәләрдә катнашу эшләре башкардык, Җир көне, Су көне билгеләп үтелде. Барысы да бәйге кысаларында. Нәтиҗәсе дә сөендерерлек“ – диде Зур Күккүз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәнзилә Миңнуллина.
Апас мәктәбеннән Гатауллиннар күп кенә бәйгеләрдә актив катнаша. “ЭкоЯз“да да аларга бәхет елмайды. Алар “Иң яхшы гаилә“ булып танылды.
“Гаиләбез белән агач утыртуда катнаштык, сыерчык оялары ясап элдек. Аның схемасын балаларга да күрсәттек. Гаилә белән чишмәгә барып, өмә уздырдык, чәчәкләр утырттык. Көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыйдык. Барлык эшләребезнең альбомын булдырдык“, – диде Раилә Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев