Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ел дәвамында 25 янгын булган

Ел башыннан Апас районында 25 янгын теркәлгән, узган елның шул ук чорында 26 янгын булган.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).


Янгында һәлак булучылар юк, 1 кеше җәрәхәт алган. Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану һәм ут белән саксыз эш итү булган.
Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге ут белән сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә сорый:
- Электр чыбыкларының төзеклеген тикшерегез һәм электр челтәренә артык көчәнеш китермәгез.
- җылыту мичләрегезне, төтен каналларын тагын бер кат карагыз һәм аларның дөрес эшләвенә инаныгыз.
- Һәркемгә чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм өйдә тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез.
- Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.
Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Янгын чыкса, кичекмәстән 101, 112, 01 номерына шалтыратыгыз.
Бу хакта янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре Резедә Ибраһимова хәбәр итте.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/fireman-in-fire-fighting-and-evacuation-fire-drill-simulation-training-for-safety-in-condominium-or-factory_25830662.htm#query=пожар&position=2&from_view=search&track=sph&uuid=7296b639-0cb1-4c4a-8932-d2f6e42ecf15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев