Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Ел тәрбиячесе – 2017“ бәйгесе узды

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында "Ел тәбриячесе - 2017" бәйгесе узды. Биредә Апасның "Салават күпере" бакчасыннан Гөлшат Фазлеева, Каратунның "Гөлчәчәк" бакчасыннан Миләүшә Мөхәммәтҗанова, Борнаштан Гөлүсә Җәләлиева, Апасның "Кояшкай" бакчасыннан Талия Җәләлова, Сатмыштан Гөлнара Миназиева, Шыгайдан Гөлфия Саляхова көч сынаштылар. Иң элек һәркайсы төрле группаларда шөгыльләр алып бардылар, аннан үткәргән шөгыльләре...

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында "Ел тәбриячесе - 2017" бәйгесе узды. Биредә Апасның "Салават күпере" бакчасыннан Гөлшат Фазлеева, Каратунның "Гөлчәчәк" бакчасыннан Миләүшә Мөхәммәтҗанова, Борнаштан Гөлүсә Җәләлиева, Апасның "Кояшкай" бакчасыннан Талия Җәләлова, Сатмыштан Гөлнара Миназиева, Шыгайдан Гөлфия Саляхова көч сынаштылар.

Иң элек һәркайсы төрле группаларда шөгыльләр алып бардылар, аннан үткәргән шөгыльләре турында тәфсилләп сөйләделәр. Тәрбиячеләрнең берничәсе мондый бәйгедә икенче кабат катнашалар икән. Мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр эше буенча бүлек җитәкчесе Розалия Исмәгыйлова җитәкчелегендә комиссия әгъзалары һәр конкурсантның эшенә бәя куйдылар. Җиңүче турында соңрак хәбәр итәчәкбез.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев