Апаста “Ел укытучысы-2018“ бәйгесе бара
Районда "Ел укытучысы-2018" бәйгесе башланып киткән иде. Аның беренче этабында 22 укытучы катнашты. Алар ачык дәресләр күрсәтеп, үзләренең осталыгын, иҗади эшчәнлеген исбатладылар. Элеге этапта аеруча уңыш яулаган 9 укытучы Апас урта мәктәбе базасында кабат сынала. Бәйгедә катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина...
Районда "Ел укытучысы-2018" бәйгесе башланып киткән иде. Аның беренче этабында 22 укытучы катнашты. Алар ачык дәресләр күрсәтеп, үзләренең осталыгын, иҗади эшчәнлеген исбатладылар. Элеге этапта аеруча уңыш яулаган 9 укытучы Апас урта мәктәбе базасында кабат сынала.
Бәйгедә катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина уңышлар теләде.
Апас урта мәктәбеннән Марат Гомәров, Раилә Хәйретдинова, Олы Бакырчыдан Лилия Мөхәммәтҗанова, Каратуннан Айгөл Фәйзрахманова, Табар Черкене мәктәбеннән Ильгина Яруллина, Азбабадан Зөлфия Вәлиуллина, Урта Балтайдан Зөлфия Зарипова, Зур Күккүздән Энҗе Мусаева, Чирмешәннән Зөлфия Вәлиева мастер-класс күрсәтәләр. Аларга уңышлар юлдаш булсын!
Ә иң беренче мастер-классны узган ел "Ел укытучысы" бәйгесендә уңыш яулаган, Апас урта мәктәбе укытучысы Гөлүсә Галләмова күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев