Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республикакүләм бәйгесенең зона туры узды

Биредә Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары катнашты.

(26 нчы гыйнвар, “Апастово-информ”). 




Бәйге чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәрбер катнашучыны, тамашачыны гармун моңнары, җырлары, биюләре белән каршы алдылар. Фойеда төрле милләт гаиләләренең тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмәләр урын алды. 


Бәйгедә катнашучыларны, кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде. 


“Сезне барыгызны да Апас җирендә күрүебезгә шатбыз. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән барыгызга да уңышлар телим”,- диде ул. 

 


“Татарстан хатын-кызлары” Советы әгъзасы, Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге рәисе урынбасары, жюри рәисе Гүзәлия Минкина район башлыгына, оештыручыларга олы рәхмәтен ирештерде. 


Районыбызның гүзәл затлары бик матур чыгыш ясап, төрле номинациядә җиңүгә ирештеләр. 


Зәйнәп Яруллина -"Өченче буын герое", Гүзәлия Зиятдинова - "Ел лидеры", Рузия Низамова - "Ел үрнәк-хатын-кызы", Наилә Әхмәдиева - "Хатын-кыз- бизнес-леди" номинацияләре буенча җиңүче Дипломына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев