Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста эшмәкәрлекне үстерү хакында сөйләштеләр

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе вәкилләре Апас районында эшлекле сәфәрдә булды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында узган чарада эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары хакында сүз булды.

(18 июль, “Апастово-информ”).


Шулай ук 2023-2024 елларга эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында килеп туган проблемалар һәм районда эшмәкәрлекне үстерү буенча бурычлар турында фикер алыштылар.

ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе вәкилләре районда эшләп килүче сөт-май комбинаты, Каратун ашлык кабул итү оешмасы һәм "Синтез-трейд" оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.


“Бүгенге көндә районда эшмәкәрләр ассоциациясе эшли. Без иң яхшы мәйданчыкларны күрсәтәбез. Сөт-май комбинатында ничек эш алып барылуын карадылар. Биредә майсызландырылган коры сөт буенча цех эшли. Тәүлегенә 20 тонна коры сөт ясала. 40 тонналы цех һәм сыр цехы буенча эш бара. Каратун ашлык кабул итү оешмасының әзерлеген, эш алымнарын күрсәттек. "Синтез-трейд" оешмасының төзелеш эшләрен карадык. Биредә 15-20 кешегә эш урыннары булдыру күздә тотыла. Районның мәйданчыкларын, мөмкинлекләрен күрсәттек. Киләчәктә дә эшмәкәрләрне районга күбрәк җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру максаты белән эшлибез, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Пленар утырышта эшмәкәрлекне үстерүдә иҗтимагый оешмаларның роле, бизнеста технологик, азык-төлек һәм идарә инновацияләрен куллану, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары территориясендә предприятиеләр төзү һәм урнаштыру мөмкинлекләре ассызыкланды. Эшмәкәрлекне башлау мәйданчыклары, алымнары тәкъдим ителде.


ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе район эшмәкәрләренә үз тәкъдимнәрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр. Дәүләт ярдәме программалары турында мәгълүматлар да яңгырады.


Эшмәкәрләр ассоциациясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы әгъзасы Фәрид Сафин очрашуның уңышлы узуын билгеләп узды һәм берләшмәнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Эшмәкәрлекне үстерүдә зур ярдәме өчен район башлыгы Айрат Җиһаншин медальгә лаек булды.

Район башлыгы якташыбыз, күп кенә хәйрия һәм иганәчелек эшләрендә зур өлеш кертүче якташыбыз Раушан Гәрәевка Рәхмәт хатын тапшырды.


Тамырлары белән Тутай авылыннан булган Раушан Гәрәев гуманитар ярдәм чараларына да теләп кушылды, мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләрендә булып хәлләрен сорашты. Эшмәкәрләр катнашында булган очрашудан күп кенә мәгълүматлар туплады, райондашлар, эшмәкәрләр белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев