Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелде

Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, арабыздан мәңгелеккә киткән егетләрнең әниләре очрашуга җыелды.

(15 февраль, “Апастово-информ”).


Чара Батырлар мемориал комплексына веноклар кую, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте.
Районыбызның батыр йөрәкле егетләренә район башлыгы Айрат Җиһаншин олы хөрмәтен белдерде.
Район хәрби комиссары вазифасын башкаручы Наил Зантимеров намус белән хәрби бурычын үтәгән егетләрнең мәңгелек батырлыгын ассызыклап үтеп, изге теләкләрен юллады.
Очрашу чарасы мул сыйлы өстәлләр артында, моңлы җырлар белән дәвам итте. Сугышчан дуслар бер-берсе белән аралашып, күңелләрендәге якты хатирәләрен, истәлекләрен яңартты. “Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы” Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин һәм район Әфганчылар җәмгыяте җитәкчесе Фаил Курамшин сугышчан дусларын сәламләп, мәңгелеккә киткән егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев