Апаста “Форпост” оешмасы грантка лаек булды
Апас районының «Форпост» оешмасы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашты.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
“Форпост” оешмасы әлеге бәйгедә җиңү яулады һәм 297 мең 700 сумлык грант отты. Грант нәтиҗәләре нигезендә, илебез тарихы буенча лекцияләр һәм төрле мастер-класслар үткәрелде.
“Киләсе язгы-көзге чорда 14 яшьтән узган барлык теләүчеләрне табигатькә тарихи-патриотик походта катнашырга көтәбез. Гаризалар “Алга” яшүсмерләр клубында кабул ителә”, - ди “Форпост” үзәге директоры Илдар Салаватов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев