Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Габдельфәрит Рәхимов истәлегенә көрәш ярышлары уза

Ярышларны Габдельфәрит Рәхимовның эшен дәвам итүче улы һәм оныгы, “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчеләре Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовлар оештырды.

(13 октябрь, “Апастово-информ”).



Традицион милли көрәш ярышлар быел киң колач алып, районара күләмдә оештырылды.
Келәмдә төрле үлчәү категорияләрендә булган мәктәп укучылары һәм аграр көлллияте яшьләре бил алыша. Шулай ук күрше районнардан килгән яшь көрәшчеләр дә катнаша.


Көрәшчеләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләп уңышлар теләде.
“Габдельфәрит абый Рәхимов районда атаклы җитәкчеләрнең берсе. Ул район тарихында тирән эз салган. Үзеннән соң да лаеклы алмаш калдырган”, - диде район башлыгы.


Айрат Җиһаншин татар көрәшен үстерүдә зур өлеш керткән Рәмис һәм Фәрит Рәхимовларга олы рәхмәтен белдерде.
“Милли көрәш – татар халкының нигезе, дисциплина, тәрбия һәм киләчәк. Барыгызга да уңышлар, зур җиңүләр насыйп булсын”, - дип теләде район башлыгы.
Турнирда Габдельфәрит Рәхимовның улы Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовлар, чордашлары Азат Хәнифәтуллин һәм Хәмит Миннегалиев катнашып, истәлекләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев