Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Гали Хуҗиның тууына 110 ел тулу уңаеннан истәлек чарасы узды

Апас туган якны өйрәнү музеенда татар шагыйре, журналист, фронтовик, язучылар Союзы вәкиле, якташыбыз, Карамасар авылыннан Гали Хуҗиның тормышын һәм иҗатын искә алдылар.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).


Әлеге җылы чарада шигърияткә битараф булмаган райондашларыбыз, мәктәп укучылары, шагыйрьнең авылдашлары, ветераннар катнашты.
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов күренекле шәхес Гали Хуҗиның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, якташыбыз хөрмәтенә оештырылган күргәзмә эшчәнлеге турында сөйләде.
Истәлек чарасында күренекле шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, матур, җылы фикерләр әйтелде.
Соңыннан сөйләшүләр чәй табыны артында дәвам итте.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев