Апаста гарнизон разводы чарасы узды
Район үзәгендә эчке эшләр бүлеге һәм ирекле халык дружинасы штабы тантаналы төстә гарнизон разводы үткәрде.
(29 апрель, “Апастово-информ”).
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ДНД сафына яңа басучыларга таныклыклар тапшырды. Шулай ук ирекле халык дружинасының актив вәкилләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
“Дружинаның максаты - район эчке эшләр бүлегенә җәмәгать урыннарында тәртип саклауда ярдәм күрсәтү. Сез ирекле рәвештә үзегезнең вакытыгызны кызганмыйча төрле чара, бәйрәмнәрдә сакта торасыз, тәртипне тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәсез. Бик зур рәхмәт”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев