Апаста “Георгий тасмасы” акциясе бара
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Георгий тасмасы” акциясе башланды.
(2 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
Кара һәм сары төстәге тасма сугышчының Җиңүгә керткән чиксез батырлыгы хакында сөйли. Районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге Георгий тасмасын алу һәм түшләргә тагу мөмкинлеген тудырды. Тасмалар оешмаларга бирелде һәм кибетләргә куелды. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Румия Идрисова хәбәр итте.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия”челәре, “Җиңү волонтерлары”, “Яшь армиячеләр”, укучыларның Россия хәрәкәте әгъзалары якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбриклиләр, Георгий тасмалары тагалар. Акция барлык таләпләрне истә тотып оештырыла. Күп кенә райондашлар акциягә социаль челтәрләр аша кушыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина шул хакта сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев