Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

15 февральдә - татар иленең батыр улы Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

(15 февраль, “Апастово-информ”).


“Безнең Апаста Геройга багышланган вакыйгалар байтак: Муса Җәлил урамы төзек һәм матур; Геройга багышлап бюст-һәйкәл урнаштырылды; "Моабит дәфтәре" дип исемләнгән, җәлилчеләр батырлыгын чагылдырган монумент төзелгән. Музейда тирән эчтәлекле күргәзмә эшли”, - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Елдагыча китапханә, музей хезмәткәрләре һәм Апас мәктәбе укытучысы Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендә мәктәп укучылары катнашында һәйкәл-бюст каршында искә алу чарасы узды, чәчәкләр салынды...
Укучылар бай мәгълүмат ишетте, көннәрен әһәмиятле вакыйгалар белән бәйләп уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев