Апаста ГТО нормативлары тапшыру чарасы узачак
25 -27 январьда районда ГТО нормативлары тапшыру чарасы узачак. Апас мәктәбе, аграр көллият спорт залларында һәм Дәвеш наратлыгында, "Дулкын" бассейнында төрле яшьтәге апаслылар арасында 7 спорт төрендә ярышлар уздырылу планлаштырыла. Аларда 9 яшьтән 70 яшькә кадәр барлыгы 5 меңгә якын кеше катнашуы көтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин исеменнән...
25 -27 январьда районда ГТО нормативлары тапшыру чарасы узачак. Апас мәктәбе, аграр көллият спорт залларында һәм Дәвеш наратлыгында, "Дулкын" бассейнында төрле яшьтәге апаслылар арасында 7 спорт төрендә ярышлар уздырылу планлаштырыла. Аларда 9 яшьтән 70 яшькә кадәр барлыгы 5 меңгә якын кеше катнашуы көтелә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин исеменнән барлык оешма-учреҗдение, мәктәпләргә аның шартлары турында аерым телефонограмма җибәрелде. Расланган график буенча ярыш уздырылачак урыннарга командаларны билгеләнгән вакытка алып килергә, актив катнашырга чакырабыз. Ярышлар иртәнге унда башлана. (9+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев