Апаста ГТО нормативларын ничә кеше үтәде?
Районда 17-18 һәм 20-21 февральдә ГТО нормативларына сынау-тест, аерым спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелү күздә тотыла,-дип хәбәр иттеләр район спорт һәм яшләр эше комитетыннан. - Нормативларга тест-сынау этабында 9 яшьтән 70 яшькәчә һәр теләгән кеше катнаша ала. Тик моның өчен тиешенчә теркәлү үтәргә кирәк. Хәзер тест үтүгә интернет аша да...
Районда 17-18 һәм 20-21 февральдә ГТО нормативларына сынау-тест, аерым спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелү күздә тотыла,-дип хәбәр иттеләр район спорт һәм яшләр эше комитетыннан.
- Нормативларга тест-сынау этабында 9 яшьтән 70 яшькәчә һәр теләгән кеше катнаша ала. Тик моның өчен тиешенчә теркәлү үтәргә кирәк. Хәзер тест үтүгә интернет аша да гариза язу мөмкин. Аның тәртибен район спорт комитеты аша белешергә кирәк. Быел ГТО нормативлары тесты буенча тикшерелүгә районда яшәүче 3000 гә якын кеше тартылачак. Аның беренче этабы Апас аграр көллияте һәм мәктәп спорт залы, чаңгы дистанцияләрендә һәм "Дулкын" бассейнында уздырылачак. Район шулай итеп, икенче Бөтенроссия кышкы спорт фестивалендә актив катнашачак.
ГТО нормативларына тест үтү, аны үтәү өчен районда Апас һәм Чүрибураш мәктәбе, аграр көллият спорт заллары, ачык спорт мәйданчыклары һәм "Дулкын" бассейны аерым сайлап алынды. Биредәге шартлар барлык таләпләргә дә туры килә,-дип ассызыклый район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Тормышны яратучы, сәламәт яшәү яклы, көчле рухлы апаслыларны ГТО норативларын үтәү ярышларына чакырып калабыз. Үз яше, категориясе буенча аларны уңышлы үтәүчеләргә алтын, көмеш һәм бронза күкрәк билгеләре тантаналы шартларда тапшырылачак.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча бу күкрәк билгеләре 200 дән артык кешегә тапшырылды. Быел андыйлар күпкә артык булуы көтелә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев