Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ГТО тапшыру дәвам итә

Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов көзге этапта ГТО нормативларын тапшыруда олы яшьтәге 150 гә якын апаслы катнашуын хәбәр итә. Апас ъзщк китапханәсе коллективы, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов хезмәттәшләре белән беррәттән ГТО нормативлары тапшыруда актив катнашып, башкаларга да бик матур үрнәк күрсәтте. 10 ноябрьдә ГТО...

Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов көзге этапта ГТО нормативларын тапшыруда олы яшьтәге 150 гә якын апаслы катнашуын хәбәр итә. Апас ъзщк китапханәсе коллективы, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов хезмәттәшләре белән беррәттән ГТО нормативлары тапшыруда актив катнашып, башкаларга да бик матур үрнәк күрсәтте. 10 ноябрьдә ГТО нормативлары тапшыруның икенче этабында район мәгариф бүлеге бик актив булды. Үзәк парк, мәктәп спорт залы, бассейнда 30 га якын укытучы үз-үзен сынап карады. Ел ахырына кадәр барачак бу төр спорт чарасында районда төрле яшьтәге барлыгы 2000 гә якын апаслы катнашуы көтелә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев