Апаста һәм Әнәле авылларында яшәүче тыл хезмәтчәннәре район башлыгының Котлауларын алды
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина җирле депутат Гүзәлия Зыятдинова белән берлектә апаларның хәлен белеште.
(7 март, “Апастово-информ”).
“Апаста яшәүче 14 һәм Әнәле авылында яшәүче 4 тыл хезмәтчәннәренә якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткаларын тапшырдык һәм чәчәкләр бүләк иттек. Өлкәннәр безнең белән ихлас сөйләшеп утырдылар, яшьлек елларын, хезмәт юлларын искә алдылар. Безнең котлауларга укытучылар һәм укучылар да кушылды, - дип хәбәр итә Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев