Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста һава-десант гаскәрләренең 93 еллыгын билгеләп уздылар

Районда һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан тантаналы митинг булды. Десантчылар хөрмәтенә салынган һәйкәл янәшәсендә зәңгәр беретлы райондашларыбыз иртәдән үк берсен-берсе сәламләде, бәйрәм белән котлады.

(3 август, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


Хәрби бурычларын һава десанты гаскәрләрендә үтәгән ир-егетләрне район башлыгы тәбрик итте.

“Әлеге бәйрәм традиция буенча ел саен билгеләп үтелә. Десантчылар теленә «Дядя Вася» дип кереп калган генерал Маргеловның «Аяктан ексалар, тезләнеп сугыш, атлап баралмасаң, ятып һөҗүм ит», - дигән сүзләре десант гаскәрләренең көчен һәм батырлыгын тагын бер кат искә төшерә. Һава-десант гаскәрләренә эләгү күп ир-егетнең хыялы. Биредә кыю, батыр егетләр хезмәт итә. Әлеге гаскәрләр бүгенге көндә дә беренчеләрдән булып Илне саклау эшенә алынды. Алар махсус хәрби операциядә дә үз өлешләрен кертә. Тыныч тормышта патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертүегез өчен дә рәхмәтемне белдерәм. Сәламәт булыгыз, гаиләгездә, эшегездә уңышлар телим”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән иң актив райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Фәнис Шәрәфетдинов, Илфат Шиһабиев, Ленар Гайнетдинов исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Хәрби биремнәрне үтәгәндә һәлак будган, тыныч тормышта вафат булган десантчылар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тантанадан соң десантчылар аларның каберләренә барды, якыннарының хәлен белде.
Шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов та егетләрне тәбрик итеп, Руслан Зәйнуллин, Фәнис Исмәгыйлев, Руслан Сәлаховка Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Десантчылар үткән буынның патриотик һәм хәрби традицияләрен хөрмәт итә, "бездән башка беркем дә түгел" дигән канатлы сүзләрнең асыл мәгънәсен исбатлый. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр - җитди сынауларга һәрвакыт әзер, кыю һәм көчле кешеләр. Үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган һәм бүген хезмәт итүче кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәм”, - диде ул.
Десантчылар район хәрби комиссары Наил Җантемировның, Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллинның да котлауларын кабул иттеләр.
Районның десантчылар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов егетләргә бердәмлекләре, бар эштә актив булулары, десантчылар хөрмәтенә салынган һәйкәлне дә һаман карап, пөхтәләп торулары өчен рәхмәтен белдерде.
Районның мәдәният хезмәткәрләре чарада матур җырларын яңгыратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев