Апаста хоккей ярышлары үтте
Мәрхәмәтле Татарстан спорт ярата һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлый Җиңүләрнең саллылары алда әле! -Апас районында балалар спорты үсешенә игътибар һәм ярдәм киләчәктә дә югары булачак. "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе программасы буенча бүген Апас "Алтын алка" боз сараенда хоккей турнирын ачык дип белдерәм,-диде бозга алка ташлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза...
Мәрхәмәтле Татарстан спорт ярата һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлый
Җиңүләрнең саллылары алда әле!
-Апас районында балалар спорты үсешенә игътибар һәм ярдәм киләчәктә дә югары булачак. "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе программасы буенча бүген Апас "Алтын алка" боз сараенда хоккей турнирын ачык дип белдерәм,-диде бозга алка ташлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Бу көнне Апасның кайнар бозында районыбыз һәм Буа районының 2005-2007 елларда туган хоккейчы балалары составындагы 4 команда иптәшләрчә очрашу үткәрде.
Спорт бәхете бу юлы ут күршеләребезгә ешрак елмайды.
-Тик борын салындырырга ярамый, буалыларны җиңгән матч-турнирлар да бихисап бит,-дип юатты бу иптәшләрчә очрашуда саллы исәп белән ике уенда да оттырган (2:4; 0-9) Апасның яшь хоккейчыларын Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов.
Районның "Яшь гвардия" оешмасы җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев, тренерлар һәм хоккейчы балаларның әти-әниләре дә шул ук фикердә. Спортта җиңү белән җиңелү янәшә йөри. Иң мөһиме ярышларда катнашу гына да түгел, иң мөһиме-спорт белән балачактан дус булу, сәламәт яшәү рәвешен сайлау һәм яшьтәшләреңә, татарстанлыларга матур үрнәк күрсәтү!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев