Апаста иң оста машина йөртүче хатын-кызлар ачыкланды
Апаста машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи" бәйгесе узды.
(15 июль, "Апастово-информ").
Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр тикшерелде, икенче өлештә мәйданчыкта вакыт тизлегенә машина йөртү осталыгы сыналды. Җиңүче булып Каратуннан Гөлназ Насыйхова танылды.
Гөлназның бу беренче генә җиңүе түгел. Узган ел да җиңү аның кулында иде. Бу хакта тулырак "Йолдыз" битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев