Апаста "Иң яхшы мастер-класс" бәйгесе бара
12 майдан районыбызның балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында "Иң яхшы мастер-класс" бәйгесе башланып китте. Ул тәрбиячеләрнең балалар белән эш алымнарын карап, белемнәрне ныгыту, кул эшләрен эшләтү, үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган чара булып тора. 15 май көнне, бер төркем тәрбиячеләр, "Салават купере" балалар бакчасына икенче утырыш-бәйгегә җыелды. Чынлап та, безнең тәрбиячеләр...
12 майдан районыбызның балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында "Иң яхшы мастер-класс" бәйгесе башланып китте. Ул тәрбиячеләрнең балалар белән эш алымнарын карап, белемнәрне ныгыту, кул эшләрен эшләтү, үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган чара булып тора. 15 май көнне, бер төркем тәрбиячеләр, "Салават купере" балалар бакчасына икенче утырыш-бәйгегә җыелды. Чынлап та, безнең тәрбиячеләр үз эшләренең чын осталары икән бит. Бик күп төрле кул эшләре ясарга өйрәттеләр һәм өйрәнделәр без бу көнне. Һәрбер ясалган әйбер бер-берсенә бер дә ошамаган, үзенчәлекле, зәвыклы. Эшләгән эшләребез жюрига да ошады. Алар да тәрбиячеләргә үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр.
Бу хакта Иске Йомралы балалар бакчасы тәрбиячесе Наилә
Гизатуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев