Апаста иң яхшы пешекче ачыкланды
Апас аграр көллиятендә “Иң яхшы пешекче – 2018“ бәйгесе узды.
Биредә 66нчы һәм 56нчы төркемнәрдән 6 студент катнашты. Алар арасында 2 егет тә бар иде. Студентларның мастерлары – Гөлназ Сөләйманова һәм Гөлнара Кәбирова. Катнашучылар аш-суга барлык осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр, тәмле-тәмле ризыклар пешерделәр. Нәтиҗәдә, 56нчы төркем студенты Рафаэль Гайфиев җиңүче булып танылды. Барлык студентлар да номинацияләрдә билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев