Апаста яңа җәмәгать мунчасы ачылды
Мунча барлыгы 25 кешегә исәпләнеп төзелгән.
(26 август, “Апастово-информ”).
Бүген Апаста яңа җәмәгать мунчасын ачу тантанасы узды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Луиза Сафина һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты. Шатлыклы вакыйганы күзәтергә халык та күп җыелган иде.
Яңа мунча төзелеше республика бюджеты тарафыннан финансланды. Биредә барлык уңайлылыклар да тудырылган. Мунчада юыну, чабыну, ял итү бүлмәләре бар. Чишенү бүлмәсе шәхси әйберләрне саклау өчен аерым кабинкалар белән җиһазландырылган.
Җәмәгать мунчасы атнага өч тапкыр - 15.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Җомга ирләр юына торган көн, шимбә – хатын-кызларга билгеләнгән. Чәршәмбе – арендага алу көне булачак.
Тантаналы төстә ал тасма киселгәннән соң, һәркем бина эченә үтеп, яңа мунча белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев