Апаста Яңа елда 2 бәләкәч туган
Яңа 2025 елда иң беренче буларак кыз бала дөньяга аваз салган.
(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Свияжный бистәсеннән Вәлиуллиннар гаиләсендә 2 гыйнварда кыз бала дөньяга килгән. Ул аларның гаиләсендә өченче бала.
Шулай ук Апас шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче Шәрәповлар гаиләсе шатлык хисләре кичерә. 4 гыйнварда аларның уллары туган. Аларның гаиләсендә дә өченче бала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев