Апаста «Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол ярышлары уза
Барлыгы 8 районнан 12 команда катнаша.
(11 март, “Апастово-информ).
Волейбол ярышлары тантаналы төстә башланып китте. Уенчыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Волейбол күпләрнең яраткан уены. Аны районыбыз егет һәм кызлары да үз итә. Волебол уйнарга яраталар. Махсус өйрәнәләр, теләп шөгыльләнәләр. Бүген биредә иң көчле волейболчылар очрашып, осталыкларын сыный. Барыгызга да уңышлар һәм җиңүләр телим. Сезне Апас җирендә күрүемә бик шатмын”, - диде район башлыгы. Айрат Җиһаншин зона күләмендә узучы волейбол ярышларын зур спорт вакыйгасы дип атады. Төп оештыручыларга - Татарстан Республикасының волейбол Федерациясенә һәм барлык тренерларга олы рәхмәтен җиткерде.
Баш судья Юрий Морозов волейбол уйнау сәламәтлекне ныгыту, активлыкны, хәрәкәтне арттыру өчен кирәкле булуын ассызыклап узды.
“Волейбол ярышларын ел да бик шатланып уздырабыз. Катнашучы командаларның саны да арта. Бу эштә районнарда спорт объектларының күпләп төзелүе дә зур үтәргеч бирә. Яшьләргә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек тудыра, - диде ул.
Волейбол ярышында Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Кама-Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан килгән 5 хатын-кызлар һәм 7 ир-егетләр командалары көч сынаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев