Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яңа ябык футбол манежы ачылды

“ГранТау” ябык футбол манежы республика программасы нигезендә төзелде. Ул универсал спорт залы янәшәсендә урнашкан.

(27 декабрь, “Апастово-информ”).


Бина Чурибураш табигать ландшафты һәйкәле исемен йөртә.

Ябык тимер каркас астында 20×40 метрлы футбол кыры урын алган. Ул тулысы белән ясалма үлән белән капланган һәм җылытылган. Биредә үк административ бүлек тә төзелгән. Анда манеж директоры, тренерлар бүлмәсе, медицина персоналы кабинеты, киенү бүлмәләре, санузел булдырылган. Шулай физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен дә уңайлылыклар бар.

“Ябык футбол манежы төзелеше өчен республика программасы нигезендә, 108 595,86 мең сум акча сарыф ителгән. Эшләр февраль аенда башланып, көз көне төгәлләнгән.

“Моңа кадәр тренировкалар көзге һәм кышкы чорда универсал спорт залында, ә көннәр җылынгач ачык мәйданчыкларда үтте. Хәзер инде футболчылар ел әйләнәсе иркенләп шөгыльләнәчәкләр”, - дип белдерде районның спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Хәйруллин.

Районның спорт мәктәбендә 75 бала футбол белән шөгыльләнә. Алар да бу көнне түземсезләнеп көтте. Матур спорт фомаларыннан ачылышка да килделәр.

Спортның бар төрләрен дә үз итеп, аеруча яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартучы өчен бар көчен куйган район башлыгы Айрат Җиһаншин райондашларны спорт белән дус булырга чакырды.

“Чыннан да, бу күптән көткән бина. Чөнки, без барыбыз да футбол яратабыз. Әлеге бина иң танылганы булыр дип ышанам. Манеж соңгы футбол объекты булмас. Икенче елга зур футбол стадионы төзергә хыялланабыз. Футбол белән шөгыльләнегез, футболны яратыгыз”, - диде район башлыгы. Айрат Җиһаншин Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Район башлыгы төзелеш эшләрендә аеруча зур көч куючыларга Рәхмәт хатлары да тапшырды.

Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча беренче урынбасар Илдар Гыйльметдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, “Ак Барс банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы футбол Федерациясе җитәкчесе Александр Гусев Апасның яшь футболчыларына уңышлар теләп, футбол туплары белән сөендерде. Ачылыш барышында “Рубин” командасы капкачысы Сергей Рыжиков район башлыгына исемле футболка да бүләк итте.
“Районда алдынгы карашлы җитәкчеләр эшли. Алар яшь буынның киләчәген кайгырта. Балаларга да үзләренә, үз көчләренә ышануларын телим. Сәләтләрен ачып, зур үрләр яуласыннар”, - диде Россия футболчысы, “Рубин” яшьләр командасы тренеры Александр Бухаров. Ул яшь футболчылар белән мастер-класслар да уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев