Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яңа ябык футбол манежы үз ишекләрен ачачак

Спорт объекты республика программасы нигезендә төзелә.

(4 август, “Апастово-информ”).


Төзелеш эшләре универсал спорт залы янәшәсендә бара. Футбол манежын агымдагы елда кулланышка тапшырачаклар. Ябык тимер каркас астында 20×40 метрлы футбол кыры урын ала. Ул тулысы белән ясалма үлән белән капланачак һәм җылытылачак. Биредә үк административ бүлек тә төзелә. Анда манеж директоры, тренерлар бүлмәсе, медицина персоналы кабинеты, киенү бүлмәләре, санузел булачак. Шулай физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен дә уңайлылыклар тудырылачак.
“Ябык футбол манежы район өчен иң кирәкле объект. Бу яңалыкны футбол белән шөгыльләнүче балалар, яшүсмерләр дә бик сөенеп кабул итте. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан 108 миллион сум акча бүлеп бирелде. Моңа кадәр тренировкалар көзге һәм кышкы чорда универсал залында, ә көннәр җылынгач ачык мәйданчыкларда үтте. Хәзер инде футболчылар ел әйләнәсе иркенләп шөгыльләнәчәкләр”, - дип белдерде районның спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Хәйруллин.
Футбол - районда иң популяр спорт төре. Аны балалар, яшүсмерләр хәтта олы яшьтәге райондашларыбыз да үз итә. Районның спорт мәктәбендә 75 бала футбол белән шөгыльләнә.
- Яңа футбол манежы үз ишекләрен ачкач, бирегә йөрүче футбол сөючеләрнең саны тагын да артачак. Чөнки биредә балалардан, яшүсмерләрдән тыш район яшьләре һәм олырак яшьтәге райондашларыбызның да даими шөгыльләнергә теләге зур. Балаларыбыз да бик теләп йөриләр. Узган ел балалар бакчаларыннан да нәниләр дә килде. Горурланырлык уңышларыбыз да булды. Мини футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына узган ярышларда “Д” дивизионында 2014нче елгы балалар командасы беренче урынны, ә 2012-2013нче елгы балалар командасы икенче урынны яулады, - дип сөйләде спорт мәктәбе методисты һәм тренеры Рөстәм Бикмөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев