Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста янгын очраклары ешайган: сак булыйк!

4 апрельдә төштән соң, янгын сүндерү бүлегенә Иске Йомралы авылында янгын чыгуы турында хәбәр керә.

(10 апрель, “Апастово-информ”).


Вакыйга урынына баргач, биредә гараж януы ачыклана. Корылма эчендә машина булуын да әйтәләр.


“Гаражга газ, электр кермәгән, җылытылмый. Хуҗа кеше төтен исе килүен сизеп ала. Авыл җирлеге башлыгы, авылдашлары ярдәмгә килә. Янгын сүндерүчеләр килгәч янгын сүндерелә. Бәхетсезлек очрагы чыгуның сәбәбе – транспорт чарасының механизмнар системасының төзексезлеге булырга мөмкин. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге тикшерүчесе Илшат Шәфигуллин.


Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Яз көне йорт тирәләрендә учаклар якмагыз, электр җиһазларының төзеклеген күз уңында тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев