Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста янгынга каршы көрәшне көчәйтү буенча киңәшмә узды

Анда авыл җирлекләре башлыкларына янгыннарны кисәтү эшен арттыру бурычы куелды.

(12 апрель, “Апастово-информ”).


Язгы-җәйге чорда янгыннарны булдырмау буенча профилактик эшне тагын да көчәйтү максатыннан, быелның 8нче февралендә үк Россия күләмендә чаң кактылар. Россия Президенты җитәкчелегендә үткән куркынычсызлык советының оператив киңәшмәсендә бик җитди сөйләшү булды. Ә инде 24 мартта Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча оператив чаралар планы расланды.


Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев катнашында үткән киңәшмәдә дә районда булган оператив хәл анализланды. Шуңа күрә якын арада һәр авылда, һәр урамда, һәр хуҗалыкта халык белән очрашулар үткәрү кирәклеге әйтелде. Чүп-чарны ягарга ярамаганлыгын аңлату сорала.

Кайберәүләр кар эрү белән бакчаларында, йорт тирәләрендә чүп-чар яга башлыйлар. Бу аяныч хәлләргә китерә. Республиканың кайбер районнарында мондый фактлар теркәлде инде. Бу бит хәтта йорт-җирсез дә калдырырга мөмкин. Янгын башлангач аны сүндерү бик кыен була. Районда узган киңәшмә барышында авылларда административ комиссияләр оештыру кирәклеген әйттеләр. Янгын сүндерү буенча авыллардагы пунктларда машиналар төзеклеге, кадрлар хәзерлеге бик мөһим роль уйный.


Әгәр дә авыл җирлекләрендә ике янгын очрагы килеп чыкса, республика прокуратурасы махсус тикшерү оештырачак.


Үзебезне дә, якыннарыбызны да куркыныч астына куймыйк. Райондагы һәр кеше теләсә нинди җирдә чүп-чар ягарга ярамаганлыгын, тиешенчә җиһазланмаган урында, янгын куркынычы килеп чыгарга мөмкин җирдә, ачык утта үзенә дә, терлеккә дә ризык хәзерләргә тиеш түгеллеген аңласын иде. Бу хәтта катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев