Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста янгыннан зыян күргән 5 балалы Насыйбуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк

Апаста яшәүче Рөстәм һәм Айгөл Насыйбуллиннар гаиләсенең бәла-казалар белән очрашуын язган идек инде.

Аларның йортлары, сарайлары, мунчалары янып бетте. Гаилә 5 бала белән йорт-җирсез калды.

Алар бүген райондашлардан ярдәм сорый. Гаиләгә 8-10 литрлы кастрюль, телевизор, 5 яшьлек балаларга 3 штук авто-кресло кирәк. Кулланылган булса да
самокат яки велосипед булдыру хакында да хыяллары зур.

Өйдә үзегездән артык әйберләр булса, бүлешсәгез иде!


Насыйбуллиннар гаиләсендә берсеннән-берсе кечкенә 5 бала үсә. Олы кызларына 10 яшь, иң кечкенә кызларына бары тик 1 яшь тә 8 генә ай.

Янгын көндезге сәгатьләрдә чыга. Бу вакытта балалар урамда уйный. Йортның хуҗабикәсе йорт эшләре белән мәшгуль булып йөргән чакта, балалары кереп мунчадан төтен чыгуын хәбәр итә.



“Бер сәгать эчендә бар булган әйберебез юкка чыкты. Күз алдында кара күмергә әйләнде. Урамда калуыбызны тора-бара гына аңладык. Тормыш итәм, булдырам дип яшәдек. Уңайлылыклар тудыру өчен төзелеш эшенә керешергә уйлаган идек. Яңа җиһазлар алып, 2 генә көн файдаланып калдык. Бөтен планнар юкка чыкты”, - ди йорт хуҗасы Рөстәм.


Янгын мунчадагы электр чыбыгының кыска ялганышыннан чыга. Аннан сарайларга, өйгә тарала. Янгын сүндерүчеләргә бик озак ут белән көрәшергә туры килә. Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә.



“Бер кат киемсез дә калдык. Тирә-күршеләр, дуслар киемнәр бирделәр. Әле бит балалар да бар. Вакытлыча тору өчен районның кунакханәсенә урнаштырдылар. Без тизрәк үз куышыбызны булдыру теләге белән яшибез”, - ди ир.



Насыйбуллиннар гаиләсенә тораклы булу, үз йортларында ишле гаилә булып яшәү өчен ярдәм кирәк. Тамчыдан күл җыела диләр, барыбыз да хәлдән килгән кадәр ярдәм итсәк иде.

Насыйбуллин Рөстәм Фәнил улының “Ак Барс” һәм “саклык банкы” карталары 89376295066 номерына бәйләнгән.

Без күчергән һәр 100 сум алар өчен зур ярдәм, үзебезгә савап булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев