Реклама
Җәмгыять
Апаста “Ярдәм янәшә” акциясе дәвам итә
Мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итү максатыннан гуманитар ярдәм җыела.
(9 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге изге эшне оештыручылар сүзләренә караганда, ярдәм итәргә теләүчеләр көннән-көн арта. Бу эшкә читтә яшәүче якташларыбыз да кушыла.
“Тумышлары белән Түбән Барыш авылыннан булган Рәүхәт һәм Назирә Хәйруллиннар ярдәм итү пунктына 300 пар перчатка һәм 200 пар оекбаш җибәрделәр. Әлеге әйберләрне Марат Тимерханов алып килеп тапшырды”, - ди Илдар Салаватов.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында җыела.
Матди ярдәм итү өчен реквизитлар:
2200 5301 9339 6843 ( Ак Барс Банк картасы номеры)
Альберт Ильдарович Г.
«Помощь мобилизованным» дип тамгаларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев