Апаста яшь гаиләләр торак алу өчен сертификатлар алды
Сертификатларны тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев тапшырды.
(28 февраль, “Апастово-информ”).
Коштавылыннан Бехруз һәм Сурайе Холовлар, Апастан Ленар һәм Мәликә Мотыйгуллиннар, Илнур һәм Сиринә Вәлиуллиннар, Айрат һәм Илүзә Вәлиуллиннар бүген сөнечле мизгелләр кичерделәр. Алар торакларын яхшырту өчен сертификатлар алу бәхетенә ирештеләр.
Сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов тантаналы төстә тапшырдылар.
-Әлеге программа Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы аша гамәлгә ашырыла һәм яшь гаиләләргә зур ярдәм булып тора. Сертификатларыгызны йорт төзү яки фатир сатып алу өчен куллана алачаксыз. Сөенечле көнегез белән барыгызны да чын йөрәктән котлыйм, бәхет-шатлык, гаиләләрегезнең артуын теләп калам, - диде Алмаз Тугушев.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов та җылы котлап, республика ярдәме турында тулырак аңлатты һәм программада яшьләрнең күбрәк катнашуын теләде.
Апаста яшәүче Ленар Мотыйгуллин “Алтын алка” боз сараенда хоккей буенча балалар тренеры. Тормыш иптәше Мәликә “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлегендә эшли. Балалары Камила һәм Ранельны тәрбиялиләр.
- Гаризаны ике ел элек тапшырган идек. Быел менә сертификатлар биреп сөендерделәр. Безне тораклы итәргә ярдәм итүче барлык җитәкчеләргә дә зур рәхмәт, - дип шатлыгы белән уртаклашты Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев