Апаста “Яшь гвардиячеләр” сукбай йорт хайваннарын ашатуга үз өлешләрен керттеләр
Бөтендөнья хуҗасыз йорт хайваннары көне уңаеннан Апасның “Яшь гвардиячеләре” сукбай песиләрне һәм этләрне тәмле ризыклар белән сыйладылар.
(24 август, “Апастово-информ”).
«Без кечкенә туганнарыбызга бераз гына булса да ярдәм итә алуыбызга бик шат. Шулай да, этләрне, песиләрне урамга чыгарып ташламасыннар иде. Аларны алгач тәрбияләргә дә кирәк», - дип билгеләп үтте районының “Яшь Гвардия” җитәкчесе Илдар Салаватов.
Урамда күзгә карап азык сорап утыручы йорт хайваннары еш очрый. Алар яныннан битараф узмасагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев