Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшь хоккейчылар кайнар нокталарда һәлак булган райондашларны искә алдылар

Апасның боз сараенда районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы һәм чик сакчылары җәмгыяте Кубокларына һәм медальләренә ачык хоккей турниры узды.

(18 ноябрь "Апастово-информ").
Бозда 3 команда очрашып, көч сынашты. Аларга Ил алдындагы хәрби бурычларын батырларча кайнар нокталарда үтәгән әфганчылар, чик сакчылары көч биреп торды. Яшь хоккейчы егетләр сынатмады, матур уен күрсәттеләр. Җиңүчеләр батыр Ил уллары кулыннан Кубоклар һәм медальләр алдылар.
"Барлык сугышчан дусларыбыз исеменнән яшь хоккейчыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Тормышта да җитез, намуслы, батыр булыгыз. Туган илебезне, туган төбәгебезне яратыгыз. Тыныч тормыш өчен гомерләрен кызганмаган абый-апаларны, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәт итегез", - диделәр Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин һәм районның чик сакчылары җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин ачык хоккей турнирын патриотик чара дип атады, хәрби хәрәкәтләрдә, кайнар нокталарда башларын салган егетләрне батырлык үрнәге булуын билгеләп үтте.
Багыш авылында гомер кичерүче әфганчы Фәнис абый Ишмиев өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Ул тантаналы төстә чик сакчылары җәмгыяте сафына кабул ителде һәм чик сакчылары гаскәрләренә 105 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләнде.
"Егетләргә карап, сокланып, шатланып утырдым. Алар бик бәхетле балалар. Яраткан шөгыльләре бар. Һәрвакыт шат булсыннар, туган илебезнең үз уллары булсыннар",- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев