Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче, бу көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган Фирдәвес апа Шиһапова озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән

Апастан Фирдәвес апа Шиһапова котлаулар кабул итте

(30 сентябрь, “Апастово-информ“).


Ул бүген дә хөрмәтле булып, газиз балалары һәм үзе тәрбияләп үстергән буынның ихтирамын тоеп яши.
Фирдәвес апа Шиһапова олы гомер бәйрәме уңаеннан, Ил башлыгының Рәхмәт хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләк, чәчәк бәйләмнәре алды.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Сабирова авыл иң изге теләкләрен җиткерде.

Фирдәвес апа көр күңел белән, бүгенгедән хәбәрдар булып, үткәннәре белән горурланып яши. Балалары аны азга гына да игътибарсыз калдырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев