Реклама
Җәмгыять
Апаста яшәүче нәни Данил “Кыш бабай” күчтәнәчен алды
Аңа “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акция кысаларында, “Апас-мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов кәрәзле телефон бүләк итте.
(10 январь, “Апастово-информ”).
“Районыбыз җитәкчеләре безне һәрдаим кайгыртып, хәлебезне белешеп торалар. Төрле акция кысаларында бүләкләре белән сөендерәләр. Улым бу юлы “Кыш бабай”дан бүләккә кәрәзле телефон сорады. Мондый заманча телефон элемтәдә булу өчен бик кирәк. Барысына да гаиләбез исеменнән зур рәхмәт”, - ди Данилның әнисе Гүзәл Усманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев