Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста яшәүче Рафаэль абый Солтанбеков күкрәк билгесенә һәм район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды

Бүләкләрне район башлыгы исеменнән җылы теләкләрен ирештереп, район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов тапшырды.

( 4 июль, “Апастово-информ”).


Рафаэль Солтанбеков – район тарихында матур эз калдырган җитәкчеләрнең берсе. Үзенең тәҗрибәле, тирән белемле, тырышлыгы белән апаслыларның күңелен яулаган райондашыбыз. Бүген дә әле ул хезмәт юлын, яшьлек елларын бик сагынып, җылы итеп искә ала.


“Бик тәҗрибәле, акыллы җитәкчеләр белән эшләдем. Һәрберсе аерым мактауга лаек, һәрберсен хөрмәт белән искә алам. Хәзер дә элемтәдә без, аралашып торабыз, бүгенге көндә мәрхүм булганнарын да онытмыйбыз. Авыр да, тынгысыз да, шул ук вакытта күңелле дә еллар иде ул”, - дип хатирәләрен барлый Рафаэль абый.

 


Район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов юбилярны җылы котлап, ихлас теләкләрен ирештерде, озак еллар намуслы хезмәте, районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен күкрәк билгесе һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев