Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Рәшидә әби Гыйльманова Ил башлыгының Котлавын алды

Озак еллар почта өлкәсендә намуслы хезмәт иткән, тормышы, күркәм сыйфатлары белән күпләргә үрнәк булып яшәгән акъәбигә 95 яшь тулды.

(10 апрель, “Апастово-информ”).


Рәшидә әбине бүген олыладылар, бүләкләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галлләмова Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.


Рәшидә әби бүгенге көндә улы Илһаметдин абый, килене Асия апа тәрбиясендә гомер кичерә. Ул үз аягында йөрмәсә дә, бик аралашмаса да, күзе күрә, аңлап җавабын бирә ала. Үзен котларга килүчеләргә дә рәхмәт әйтергә онытмады ул.


“Әниебезнең балачагы сугыш елларына туры килгән, шул чорның ачлыгын да, ялангачлыгын да узган. Фермада сыер да сауган, колхозда төрле эшләр дә башкарган. Озак еллар почтада газета-журналлар таратучы булып хезмәт итте. Бала хәсрәтен дә кичерергә туры килде аңа. Әниебез тормыш рәвеше белән безгә гомер буе үрнәк булды. Безнең арада шулай сызланмыйча яшәсен иде әле”, - ди улы Илһаметдин абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев