Реклама
Җәмгыять
Апаста яшәүче Рәшидә әби Закирова район башлыгының Котлавын алды
Ул 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(13 декабрь, Апастово-информ”).
Рәшидә әби бертуган энесенең килене Рузалия апа тәрбиясендә, хасиятле гомер кичерә. Олуг юбилее белән тәбрикләргә якын күршеләре дә кергәннәр иде. Өй тулы кунаклар җыелганнар. Шулай ук юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, район башлыгының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте.
“Рәшидә апа белән әниле-кызлы кебек, бер-беребезне якын күреп яшибез. Ул миңа бик ярдәмчел булды. Бакчада дисеңме, өйдәме - һәрчак булышып яшәде. Соңгы елларда гына исәнлеге начарланды. Алай да ул күңел төшенкелегенә бирешмәскә тырыша. Күршеләребез кереп, хәлен белешеп торалар, аның белән аралашып утыралар. Бик зур рәхмәт аларга да”, - ди Рузалия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев