Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче сугыш ветераны Фәрит ага Юнысов 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Хөрмәтле аксакалга изге теләкләр юлланды, Ил башлыгының Котлау хаты тапшырылды.

(10 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов Ил башлыгының Котлау хатын тапшырып, район башлыгының котлауларын ирештерде. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина аксакалга олы хөрмәтен белдереп, аның намуслы хезмәт юлы һәркем өчен үрнәк булуын билгеләп узды, барлык апаслылар исеменнән дә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Фәрит ага Юнысов олыгайган көннәрендә дә кадер-хөрмәттә улы Алмаз, кызы Алсу һәм кияве Марат тәрбиясендә яши. Гомеренең узган көннәрен, хезмәт елларын ул зур горурлык белән бик еш искә ала. Фәрит абый Юнысов 4 ел хәрби хезмәттә була. Корея, Вьетнам, Кытай җирләрендә почта йөртә. Районга кайткач исә, ул колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.
Тормыш иптәше Фәүзия апа белән 64 ел парлы гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев