Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Хәттаб абый Хөснетдинов котлаулар кабул итте

Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Хәттаб Хөснетдинов 85 яшьлек юбилеен каршы алды.

(22 нче гыйнвар, "Апастово-информ").
Хәттаб абый 32 ел Апас торак-коммуналь хуҗалыгында электрик булып эшли. Хезмәтен яратып, зур осталык белән башкара.
Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырып кайнар котлады. Россия пенсионерлар Советының Апас бүлеге җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин һәм "ЖилКомСервис" коллективы исеменнән Фәридә Абиева юбилярга изге теләкләр ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев