Апаста яшьләр гореф-гадәтләрне онытмый
2023 ел - Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы.
(10 июль, “Апастово-информ”).
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районның ЗАГС бүлегендә матур пар - Фаил белән Рания Сәйфиевларның тантаналы язылышуы булды.
“Яшьләрне, якыннары, дусларыннан тыш, ветераннарның "Садә" фольклор халык ансамбле төркеме дә котлады. Аларга элек туйларда кулланылган татар халкының кайбер гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен күрсәтте. Фольклор төркеменең чыгышы никахның бизәге булды һәм катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты”, - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Сәйфиевлар гаиләсенә саф сөю, тугры мәхәббәт, озын гаилә юлы телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев