Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшьләр юл иминлеген кайгырта

17 ноябрь - Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан, районың ЮХИДИ бүлеге, «юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге, “Лидер”, “Волонтер” яшь инспекторлар отрядлары, “Алдынгылар” хәрәкәте, Апас урта мәктәбенең “Яшь армиячеләре” белән берлектә кисәтү чарасы үтте.

(20 ноябрь, “Апастово-информ”).


Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан акция оештырылды. Аның максаты - юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм травматизмны киметү проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
Акция барышында хәрәкәтнең яшь инспекторлары, активистлар, “Алдынгылар” хәрәкәте, “яшь армиячеләр” һәм волонтерлар белән бергә машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, куркынычсызлык каешын бәйләргә, балаларны балалар тоткарлау җайланмаларында йөртергә, ә җәяүлеләрне юл буйлап йөргәндә игътибарлы булырга, яктылык кайтаручы элементларны кулланырга өндәделәр.
Акциядә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды. Бу хакта Апас урта мәктәбенең яшь юл сакчылары белән бергәләп юлларга чыккан Гүзәл Мөхәммәтшина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев