Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшьләр көне узды

Районның иң актив яшьләре мәйдан түрендә булды.

Яшьләр көне уңаеннан, районның үзәк ял итү паркында яшьләр өчен кичеңне 90нчы еллар стилендә бәйрәм үтте.

 

Районыбызда хезмәт куючы яшь белгечләр, туган ягыбызның актив яшьләре, яңа гаилә корган яшь парлар, республика, бөтенрәсәй бәйгеләре җиңүчеләре мәйдан түренә чакырылып хөрмәтләнде.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Гөлүсә Галләмова бәйрәм котлавын ирештерде.

 

“Хөрмәтле яшьләр! Барыгызны да ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Сүнмәс яшьлек дәрте, хыялларыгызның тормышка ашуын телим!”, - диде ул.

 

Гөлүсә Галләмова «Йолдызлык-Созвездие» фестиваленә укучыларны чыгыш ясарга әзерләгән мөгаллимнәргә рәхмәтен белдереп, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин ихлас теләкләрен юллап, районның төрле өлкәдә эшләүче, чараларда актив катнашучы, спорт алдынгыларын тәбрикләде.

 

Килгән барлык халык өчен бәйрәм, ял итү, күңел ачу чаралары оештырылды. Район мәдәният хезмәткәрләре дәртле җырлар бүләк итеп, бәйрәм кәефе өләште. Бәйрәм өлкәннәрне дә җәлеп итеп, ерак яшьлекләрнә алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев