Реклама
Җәмгыять
Апаста – яшьлек туе
Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.
(6 июль, “Апастово-информ“).
Апас егете Раил Мәүледов тормыштагы тиң яры итеп Чүрибураш кызы Регина Шәрәфуллинаны сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Мәүледовлар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев