Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшүсмерләргә паспортлар тапшырылды

Апасның “Алга” клубында “Без - Россия гражданнары” акциясе кысаларында 6 яшүсмергә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

(3 ноябрь, “Апастово-информ”). 
 



Апасның “Алдынгылар” хәрәкәте һәм “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре тарафыннан оештырылган чара чын бәйрәм төсен алды. Район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина яшүсмерләргә илебезнең лаеклы гражданнары булуын теләп, паспортларны тантаналы төстә тапшырды. Чарада балалар белән бергә ата-аналар да катнашты. Район мәдәният хезмәткәрләре паспорт тапшыру тантанасын тагын да җанландырдылар. 
“Олы Бакырчы мәктәбендә белем алам. Бүген минем өчен бик җаваплы да, истәлекле дә көн. Бүген мин беренче паспортымны алдым. Үземне бәйрәмдәге кебек хис итәм. Шуңа күрә бу көн күңелемдә мәңгегә истә калачак”, - ди Олы Бакырчы авылыннан Рамилә Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев