Апаста “Игътибар – балалар!” акциясе барышында 7 кагыйдә бозучы ачыкланган
Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 22 августтан республикада «Игътибар – балалар!» профилактика чарасы башланып киткән иде. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итте.
(14 сентябрь, “Апастово-информ”).
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, акция барышында балаларны махсус утыргычта йөртмәүче 7 кагыйдә бозучы ачыкланган. Аларга административ беркетмәләр төзелгән.
“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында балаларның юлда һәм транспортта имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән ата-аналар җыелышлары, очрашулар, рейдлар узды. Көзгә аяк бастык. Көннәр тиз караңгыланыр чак җитте. Яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган киемнәрдән йөрү, яки каядыр ябыштырып кую киңәш ителә”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев