Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Җиһаншиннар гаиләсе балаларны сөендерде

Апаста яшәүче Назирә Җиһаншина һәм аның гаиләсе Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан бер төркем балаларга шатлык бүләк итте.

(30 декабрь, “Апастово-информ”).


Назирә апа оныклары белән бергә “Алга” яшүсмерләр клубына килеп, Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.

“Балаларны шатландыру - иң саваплы эшләрнең берсе. Менә инде берничә ел рәттән бу игелекле эштә катнашам. Элек балаларның өйләренә бара идем. Гаиләм белән киңәштек тә, быел күбрәк баланы сөендерәсем килде. Сабый сөенечен, алар күзендә шатлык нурларын күрү үземә дә рәхәт”, - ди Назирә апа.

Балалар матур шигырьләр өйрәнеп килгәннәр. Аларны Кыш бабай белән Кар кызына сөйләп тә күрсәттеләр. Кафия апа Мингалиеваның гармун моңнарына кушылып матур җырлар башкардылар. Соңыннан бергәләп чәйләр дә эчтеләр, тәм-томнар белән сыйландылар.

Назирә апа Җиһаншина тумышы белән Кече Күккүз авылыннан. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан кооперация техникумына укырга керә, ә соңрак югары белем ала ул. Яшел Үзән икмәк комбинатында мастер булып эшли. Аннан тормыш иптәше Габделхак абый белән кавышып, туган төбәгенә эшкә кайта. Апас сельпосында, больничный кассада озак еллар хезмәт куя. Намуслы, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы булганга, аны исәп-хисап палатасына эшкә чакыралар. Хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелеп, исәп-хисап палатасы рәисе булып лаеклы ялга чыга ул. Лаеклы ялда да игелекле эшләрен дәвам итә. Оныкларына да матур үрнәк күрсәтә.

“Хөрмәтле дәү әниләр, әниләр, балалар! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, саулык-сәламәтлек, илгә-көнгә иминлек телим. Аңлашып, бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә язсын. Кадерле балалар, бәхетле булыгыз! Ел саен Яңа ел алдыннан балалар белән очрашам. Быел сезне шатландырырга булдык”, - диде Назирә апа.
Әти-әниләр һәрберсе чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде, балаларына күрсәтелгән игътибардан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев