Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста II Бөтенроссия балалар фольклориадасында катнашучыларын сәламләделәр

19-23 июнь көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия балалар Фольклориадасы уза.

(22 июнь, “апастово-информ”).
Бөтенроссия балалар Фольклориадасы - уникаль иҗади проект, «Мәдәният» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Фольклориада - матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау, үсеп килүче буында иске традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү, балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүне максат итеп куя. Чара Россиянең 80 төбәгеннән 1000нән артык балалар фольклор, хореографик, халык-җырчы, инструменталь ансамбльләрен берләштерә.
Балалар фольклориадасы катнашучылары Апас җирлегендә дә җылы каршы алдылар. Апас сәхнәсендә Астрахань, Ростов өлкәләреннән, Кырым, Ингушетия, Донецк, Кабардино-Балкария, Төньяк Осетия – Алания, Дагестан, Адыгея, Луганс халык Карачаево-Черкесия, Чечня республикаларыннан, Ставрополь, Кранснодар өлкәләреннән балалар, инструменталь ансамбльләр чын күңелдән башкарылган җырлары, фольклор, бию, хор коллективлары чыгышлары белән шаккатырып, апаслыларга күтәренке рух өләштеләр.
Бөтенроссия балалар фольклориадасы катнашучылары Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батырларны да олы хөрмәт белән искә алдылар. Алар Батырлар мемориал комплексында булып, “Торналар” акциясенә кушылдылар. Дагестан республикасының Халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тәкъдиме белән торналар күпмилләтле Россия халкының үзара дуслык, ә “Торналар” җыры Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алу символы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев