Реклама
Җәмгыять
Апаста “Ике моң“ концертына старт бирелде
Район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
(4 сентябрь, “Апастово-информ“).
Биредә сүз тамашаларны башлап җибәрү, ярты зал тамашачы җыю мөмкинлеге хакында булды. Шулай ук район мәдәният йортында кинолар күрсәтелә башлау яңалык буларак яңгырады.
Халык яратып тамаша кыла торган “Ике моң“ концертына да старт бирелде. Ул быел да үзенчәлекле төстә узачак. Парлы җырчылар иң элек зоналарда чыгыш ясап, аннан район сәхнәсенә чакыру алачак. Бу хакта киңәшмә вакытында билгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев